Танылган рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш Болгар Ислам академиясе студентлары белән очрашачак

Танылган рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш Болгар Ислам академиясе студентлары белән очрашачак


Быелның февраль аенда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре палатасы әгъзасы, галим-текстолог, рәссам-каллиграф, укытучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш Болгар ислам академиясе студентлары өчен мастер-класс уздырачак. Танылган рәссам-каллиграф шәҗәрә төзү этаплары турында сөйләячәк. Шулай укүз тикшеренүләрен һәм сәнгати бизәлгән шаҗәрәләр тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, Нәҗип Нәккаш пыяла өстенә язу төшерү серләре белән уртаклашачак. Студентлар өченәлеге техника ярдәмендә гарәп телендә үз исемнәрен пумала белән язып карау кызыклы булачак. Очрашу кысаларында Нәҗип Нәккаш Болгар ислам академиясендә эшләп килүче шәхси күргәзмәсе буенчаэкскурсия дә уздырачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге күргәзмәдә рәссамның дүрт циклы тәкъдим ителгән: Коръән һәм пәйгамбәр хадисларыннан өзекләр (дөнья); танылган татар эшлеклеләренең цитаталары; күренекле шәхесләрнең шәхси билгеләре; Габдулла Тукайга багышланган эшләр. Эшләр каллиграфиянең төрле стильләрендә язылган: сөлс, нәсх, тәгълик. Күргәзмәдә шулай ук Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасының хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның уникаль тугралары да тәкъдим ителгән.