Болгар ислам академиясендә Гыйльми Совет утыршы узды

Болгар ислам академиясендә Гыйльми Совет утыршы узды


21 декабрьдә Болгар Ислам академиясенең Гыйльми советның даими утырышы үтте. АныГыйльми Совет Рәисе, академия ректоры Данияр Абдрахманов алып барды.

Чара Изге Коръән сүрәсен уку белән башланды.Гыйльми Совет утырышында катнашучылар ислам мәгариф системасын үстерүгә кагылышылы мәсьәләләр буенчафикер алышты.

Беренче чыгыш 2021/2022 уку елына кабул итү кампаниясенә кагылышлы үзгәрешләргә багышланган иде.Яңалыклар белән академиянең кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Ренат Нуриев таныштырды.

Гыйльми Советта катнашучылар дини оешмалар өчен магистратура һәм докторантура дәрәҗәсендәге хезмәткәрләр әзерләүпрограммалары буенча укыргакерүчеләрне кабул итү кагыйдәләрен раслады. Моннан тыш, «Теология " юнәлеше буенча югары белем магистратурасы программалары тәгаенләнде.

Алга таба, фәнни эшчәнлек буенча вице-ректор Айнур Тимерханов чыгыш ясады. Ул докторантура һәм магистрлык диссертация темаларының раслануы һәм җаваплы фәнни консультантларның билгеләнүе хакында хәбәр итте. Айнур Тимерханов гыйльми совет әгъзаларын академия студентлары, шулай ук укытучылар һәм тикшерүчеләр арасында игълан ителгән иң яхшы фәнни эш өчен конкурсларһәм аларныңнигезләмәләре белән таныштырды.

Гыйльми Совет утырышы кысаларында академиянең «Теология» юнәлеше буенча магистратурада белем бирү программасының дәүләт аккредитациясе алупроцедурасына әзерлегетурындафикер алыштылар. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлгенә Гайнетдинова Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә гариза бирү өчен тиешле документларның әзерлеге турында хәбәр итте.

Утырыш кысаларында шулай ук бүләкләү, өстәмә белем бирү өлкәсендә үзгәрешләр, студентларның башка уку йортларыннан күчүе белән бәйле яңа кагыйдәләр каралды. Моннантыш, академия тәртипләрен бозганстудентларныкуыпчыгару,яңадан торгызу турында нигезләмәләр каралды һәм килештерелде.

Чара 2020 елда Болгар ислам академиясен танытуда, аның эшчәнлеген үстерүдә актив катнашкан Гыйльми совет әгъзаларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Академия ректоры Данияр Абдрахманов Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясовка, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раевка, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновкарәхмәт хатлары тапшырды.