Болгар ислам академиясенең кабул итү комиссиясе эшен яңа режимда дәвам итә

Болгар ислам академиясенең кабул итү комиссиясе эшен яңа режимда дәвам итә


Барлыкка килгән эпидемиологик хәл сәбәпле, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәрен үтәп, Россиянең барлык уку йортлары дистанцион эш режимына күчте. Болгар ислам академиясе шулай ук яңа форматта эшли.

Кабул итү комиссиясенең эше туктатылмый, аның эше читтән торып дәвам ителә. Академия сайтында документлар бирү өчен «Абитуриентның шәхси кабинеты» сервисы булдырылды. Укырга керергә теләгән һәркем Академия сайтындагы әлеге сервиста теркәлергә тиеш.

Сервиста теркәлү өчен, Академия сайтының «Абитуриентка» өстәмә битендә https://bolgar.academy/abitur абитуриентның шәхси кабинетына кереп теркәлү узарга һәм электрон почтаны расларга кирәк. Анкета белән гаризаны тутырганнан соң укырга керү өчен кирәкле документларны комиссиягә тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020/2021 уку елына Болгар ислам академиясенә укучылар туплау үзәкләштерелгән дини оешмалар тәкъдимнәре буенча гамәлгә ашырыла.