Болгар ислам академиясенең чираттагы фәнни-тикшеренү проекты басмага әзерләнә

Болгар ислам академиясенең чираттагы фәнни-тикшеренү проекты басмага әзерләнә

Болгар ислам академиясенең чираттагы фәнни-тикшеренү проекты – Риза Фәхреддиновның XX гасырның 20 нче елларында язылган «Ислам дине» иншасы нәшер ителүгә әзерләнә. Академик басманы өйрәнү буенча уртак тикшеренү эшен Болгар ислам академиясе һәм Россия Фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты үткәрде.

Риза Фәхреддиновның «Ислам дине» кулъязмасының төп варианты1925 елда Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы тарафыннан хупланыла, шулай да инша күләмен кыскарту турында фикерләр яңгыраган була.Риза Фәхреддинов үзе моның белән килешмәсә дә, тәкъдимне кабул итәргә мәҗбүр булган. Ул 1928 елда кулъязмасының кыскартылган версиясен әзерли. Кызганычка каршы, анда галимнең киңәйтелгән фәнни аңлатмалары кертелмәгән була. Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы тәкъдиме буенча кыскартылганвариант рус теленә дә тәрҗемә ителә. Ләкин, билгесез сәбәпләр аркасында, тәрҗемәи басмаРиза Фәхреддинов үзе исән вакытта нәшер ителмичә кала. "Ислам дине" кулъязмасының кыскартылган версиясенең русча тәрҗемәсе беренче тапкыр 1997 нче елда гына Казанның "Иман" нәшриятында дөнья күрә.2006 елда Риза Фәхреддиновның иҗатын өйрәнүче галим Әнвәр Хәйри, аны хәзерге татар теленә тәрҗемәләп бастырып чыгара.

2020нче елда ике институтның уртак командасы тарафыннан әзерләнгән басманың фәнни яңалыгы: Риза Фәхреддиновның кулъязманы үзе нәшер итергә теләгән тулы вариантыннан гыйбарәт. Моннан тыш, беренче тапкыр төп татар текстының фәнни транслитерациясе кириллица графигындабашкарылды һәм автор кулъязмаларының барлык версияләренең археографик тасвирламасы ясалды.Басмага шулай ук 1928 елда иншаның билгесез тәрҗемәче тарафыннан башкарылганрус телендәге варианты да кертелгән.

Гомумән алганда, Риза Фәхреддиновның «Ислам дине» хезмәте ул вакытныңкүпчелек укучылары өчен аңлаешлы телдә язылган. Басма ислам диненең асылы, чын мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары, мөселман җәмгыятенең идеаль моделе һәм аның тышкы дөнья белән үзара мөнәсәбәтләре турында киң кырлы мәгълүматны үз эченә ала. Әсәрнең язылу вакытын - диннең көндәлек һәм иҗтимагый тормыштан актив кысрыклау чорына туры килүен исәпкә алсак, хезмәт, һичшиксез, бүген дә уникаль булып тора. Укучы ислам динен аны саклап калуга бөтен гомерен багышлаган Риза Фәхреддиновның күңеле, күзләре, фикерләре аша ача һәм аңлый.