​Болгар ислам академиясе һәм Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады

​Болгар ислам академиясе һәм Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады


2020 елның 16 ноябрендә Болгар ислам академиясе һәм Әбу Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты арасында фәнни-мәгариф өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка уку йортлары ректорлары Данияр Абдрахманов һәм Шарабуттин Чочаев кул куйды. Тантана «Белем бирү программалары аша яшьләргә рухи тәрбия бирү мәсьәләләре" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

Килешү Россиянең ике эре фәнни үзәге арасында үзара бәйләнешләрне ныгытуны күздә тота. Ике тараф фәнни-тикшеренү эшләрен гамәлгә ашыру, фәнни хезмәтләр, тәрҗемәләр һәм публикацияләр нәшер итү, китапханә фондлары белән алмашу кебек мәсьәләләр турында фикер алышты.

Документка кул куелганчы, яклар уку программасы һәм үзләре җитәкчелек итә торган югары уку йортларының казанышлары турында мәгълүмат белән бүлеште. Аралашу барышында Данияр Абдрахманов Болгар ислам академиясендә узган ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышы, агымдагы елның 26-30 октябрендә узган «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы турында сөйләде.

Әбу Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты ректоры Шарабуттин Чочаев фәнни белем бирү оешмалары арасында тыгыз бәйләнешләр булдыруның әһәмиятен ассызыклады. “Уку программаларын эшләүдә, студентлар алмашу һәм кабул итү кампаниясен оештыруда без һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер, – дип белдерде ул.

Имзалау тантанасы ахырында яклар килешүне нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыру юллары турында фикер алышты.