Болгар ислам академиясе һәм Кунта-Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Болгар ислам академиясе һәм Кунта-Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2020 елның 22 октябрендә Болгар ислам академиясе һәм Кунта-Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты арасында фәнни-мәгарифхезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка уку йортлары ректорлары Данияр Абдрахманов һәм Абдурахим Мотушев кул куйды. Тантана онлайн форматта узды.

Әлеге килешү фәнни-тикшеренү эшләрен гамәлгә ашыру, фәнни хезмәтләр, тәрҗемәләр һәм публикацияләр чыгару, китапханә фонды белән алмашу кебек юнәлешләрдә, Россиянең ике алдынгы дини фәнни үзәге арасында тыгыз хезмәттәшлекне күздә тота.

Яклар уку программалары һәм үзләренең уку йортлары ирешкән фәнни казанышлар турында фикер алышты. Болгар ислам академиясе ректоры Кунт-Хаҗи исемендәге Россия ислам университетындагы хезмәттәшләре белән уртак фәнни тикшеренүләр һәм проектлар уздыру кирәклеген билегләп узды. Моннан тыш,ректораларны укыту эшчәнлегенә катнашуга җәлеп итергә әзер дип белдерде. Аралашу барышында ДаниярАбдрахманов Болгар ислам академиясендә агымдагы елның 26-30 октябрендә узачак «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы турында сөйләде. Ул чечен коллегасын форум эшендә катнашырга чакырды.

Үз чиратында Кунт-Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты ректоры Абдурахим Мотушев фәнни белем бирү оешмалары арасында тыгыз хезмәттәшлек булдыруның әһәмиятен ассызыклады. Ул үзе җитәкләгән университетның уку программаларын эшләүдә, студентлар алмашуда һәм кабул итү кампаниясен оештыруда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, дип ышандырды.

Имзалау тантанасы ахырында яклар килешүне гамәлгә ашыру юллары турында да фикер алышты.