Болгар Ислам академиясендә доктор дәрәҗәсенә диссертацияләр яклау тәмамланды

Болгар Ислам академиясендә доктор дәрәҗәсенә диссертацияләр яклау тәмамланды


10 сентябрьдә Академиянең тагын дүрт докторанты фәнни эшләрен тәкъдим итте. Олимжон Сафаровның диссертациясе “Хәнәфи мәзһәб мисалында ислам дине гаиләхокукында гаделлек принцибы» дигән темага багышланган иде. Тикшерү барышында Олимжон Сафаров мөселман хокукый нигезләр турында фикерләүләргә таянып гаделлек принципларын аңлауны өйрәнгән.

Үз эшен докторант Магомедәрип Рамазанов та тәкъдим итте. Аның диссертация темасы: “Усус ад-дин ва әл-иман” хезмәте мисалында Габдрахман Әл-Әхтыйның дини карашлары”. Рамазанов фәнни даирәдә билгеле булган Дагыстан галиме Абдуррахман Әл-Әхтый кулъязмасына аналитик тикшерү үткәргән.

Доктор Идрисджон Киемовның диссертациясенең темасы: «Фатх әл-Кадир китабы мисалында Камалетдин ибн Хумамның оригиналь хокукый карарлары: дини анализ». Эзләнүләр барышында ул танылган Мисыр галиме Камалетдин ибн Хумам хезмәтләрендә Хәнәфи мәзһәбенең хокукый нормаларын өйрәнгән.

Доктор Магомед Салмановның фәнни хезмәте «Әл-Мөхәммәдия хезмәте мисалында Әл-Гази Әл-Кумухиның дини карашлары» дигән темага багышланган иде. Докторант«Әл-Мөхәммәдия трактаты мисалында танылган дагыстан галиме Мөхәммәд бин Абд әс-Саламның диникарашларын тирәнтен өйрәнгән.

Докторантларның фәнни җитәкчеләре-Болгар ислам академиясе укытучылары: ислам белеме һәм гарәп теле докторы Исмаил Болбол; шәригать фәннәре докторы Мөхәммәд Алдейршави, шәригать фәннәре докторы Мөхәммәд Әл-Захрави, шулай ук Россия Фәннәр Академиясенең Тарих, Археология һәм этнография институтының археология һәм чыганакларны өйрәнү фәнни төркеме җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Шамил Шихалиев (Махачкала шәһәре).

Диссертация советы әгъзалары ислам фәннәре кандидаталарның фәнни эшләренә югары бәя бирде. Кандидатларның барысы да доктор дәрәҗәсенә лаек дип табылды.